Коррупция белән көрәштә яңа закон

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

2013 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләт вазифаларын биләүче һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүен контрольләү турында”гы 230 номерлы Федераль закон үз көченә керде. 

Әлеге закон коррупциягә каршы тору максатында дәүләт вазифасын биләүче затның (башка затның), аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнарының әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) алыш-биреш ясаганга кадәрге соңгы өч елдагы гомуми керемгә туры килүен контрольләүне (алга таба – чы-гымнарны контрольләү) га-мәлгә ашыруның хокукый һәм оештыру нигезләрен раслый, чыгымнары контрольләнүче затлар категориясен, чыгымнарны контрольләүне гамәлгә ашыру тәртибен һәм законлы керемнәргә алынганлыгын раслаучы мәгълүматлар бирелмәгән мөлкәтне Россия Федерациясе файдасына кертү механизмын билгели. Законның 2нче маддәсендә чыгымнары контрольләнүче затларның тулы исемлеге күрсә-телгән. Аңа Россия Федерациясе субъектларында дәүләт вазифаларын, РФ Президентының норматив хокукый актлары тарафыннан билгеләнгән исемлеккә кертелгән Федераль дәүләт хезмәтчелекләре, дәүләт гражданлык хез-мәтчелекләре, муниципаль хезмәтчелекләр вазифаларын башкаручылар керә. Законда санап кителгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең чыгымнарын контрольләү иренә яисә хатынына, шулай ук балигъ булмаган балаларына карата да га-мәлгә ашырыла. Моңа нигез булып, аларның берсе тарафыннан гомуми керемнән зуррак күләмдәге суммага җир участогы, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр алу турында җи-тәрлек мәгълүмат туплану тора. Мондый мәгълүмат хокук саклау органнары, даими гамәлдә булган сәяси партияләрнең җитәкчелек органнары, Россия Федерациясенең иҗтимагый палатасы яисә гомумроссия массакүләм мәгълү-мат чаралары тарафыннан язмача рәвештә бирелә ала.

Законда чыгымнар турында контрольнең үз эченә нәрсә алуы, контрольлә-нүче затларның хокуклары һәм бурычлары, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы органнарның, подразделениеләрнең һәм вазифаи затларның исемнәре күрсәтелгән. Үз чыгымнары турында мәгълү-мат бирмәү хокук бозу булып санала. Бу очракта вазифаи зат вазифасыннан азат ителә һәм эштән чыгарыла. Контрольләү барышында чыгымнарның керемнәргә туры килмәве ачыкланган очракта материаллар прокуратура ор-ганнарына җибәрелә. Мондый материалларны алганнан соң Россия Федерациясе Генераль прокуроры һәм аның кул астында эшләүче прокурорлар гражданнар законында билгеләнгән тәртиптә мөлкәт-не дәүләт файдасына кер-тү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәләр. Контрольләү барышында җинаять, административ яисә башка төр хокук бозу билгеләре ачыкланганда материаллар  компетенциягә туры килгән дәүләт ор-ганнарына җибәреләләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International