ТР да чиркәүләргә ут төртү һәм теракт кылу мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат өчен 1 млн. сум күләмендә акча вәгъдә ителә

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Р.Миңнеханов ТР да православие чиркәүләренә ут төртү очраклары ешаю белән бәйле рәвештә борчылуын белдерде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында православие чиркәүләренә ут төртү очраклары ешаю белән бәйле рәвештә борчылуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын бу мәсьәлә җәмәгатьчелек игътибарында булуына юнәлтте.
Киңәшмәдә чиркәүләргә ут төртү, шулай ук анда катнашы булган затлар белән бәйле мәгълүмат өчен бүләк билгеләү турында карар кабул ителде. Бүләкләү күләме – 1 млн .сум. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, 17 ноябрьдә Татарстанның Алекссевски районында һәм Түбән Камада теракт кылырга омтылу белән бәйле мәгълүмат белдерүчеләргә дә 1 млн сум каралган.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләр буенча тикшерү эшләрен шәхси контрольгә алган.
РФ ЭЭМ ның ТР буенча ышаныч телефоны: (843) 291-20-02 яки 02, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International