Шакир Яһудин: Конституциягә һөҗүм – дәүләт нигезләрен какшату

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

 Бүген кайбер сәяси көчләр теләгәнчә Россия Конституциясен үзгәртү, федерализм принципларыннан китеп, унитаризмга таба бару - дәүләт нигезләрен какшата, ил иминлегенә куркыныч тудыра, Россиядә федерализмга алмаш юк, дип саный депутат Шакир Яһудин.

Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советында журналистлар белән булган очрашуда белдерде. Сишәмбе көнне үткән әлеге сөйләшү Россиянең төп кануны – Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Чарада шулай ук сүз федерализмга бәйле проблемалар турында да барды.
Билгеле булганча, 12 декабрь көнне Россиянең Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел илнең төп документын кабул итүгә 20 ел тулды. Шул вакыт эчендә Конституциягә ике тапкыр үзгәрешләр кертелде, дип сөйләде республика парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин. Ләкин Конституцияне үзгәртү – аңа төзәтмәләр кертү белән генә чикләнми. Конституцион мәхкамә карарлары, төп канун нигезендәге аңлатмалар да аның үсешен, үзгәрүен билгели, дип саный эксперт. Шуңа да, бер үк Конституция нигезендә илнең үсешен төрле юнәлештә алып барырга мөмкин. Ә менә Конституцияне яклауны, илнең дәүләт төзелеше нигезләрен какшатмауны җәмгыять контрольдә тотарга тиеш.
- Әлбәттә, Конституцияне дә үзгәртергә, анарга ниндидер яңалыклар кертергә мөмкин. Ләкин аның төп нигезләмәре үзгәрешсез калырга тиеш. Төп закон – ул нигез, өлге, Конституция безнең киләчәк үсешебезне тәэмин итүче документ, без анда салынган төп нигезләмәргә омтылырга тиеш, - ди Шакир Яһудин.
Соңгы арада Россиянең төп кануны юбилее уңаеннан әлеге документка багышланган конференцияләр, фәнни чаралар еш уза. Аларда яңгыраган уй-фикерләр дә шактый төрле икән. “Кайбер сәясәтчеләр илнең төп законын бик каты тәнкыйтьли, 20 еллык Конституциягә үзгәрешләр кертергә омтылучылар да юк түгел. Кайберәүләр инде яңа төп канун проектын да ясап куйганнар. Ләкин Россия Конституциясенең потенциалы әле бик зур. Субъектлар белән федераль үзәк арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне генә алыйк. Бүгенге көндә мондый килешүгә ия булган бердәнбер төбәк – Татарстан. Ә бит федераль кануннарда гына төбәкләрнең барлык үзенчәлекләрен искә алып бетереп булмый. Ә алда әйтелгән килешү мондый мөмкинлекне бирә. Бу юл Россия үсеше өчен менә дигән юнәлеш”, - дип саный депутат.
Яһудин шулай ук Россиядә конституцион культура булмауны билгеләп үтте. “Бездә хәтта чиновниклар, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре дә төп канунны белми. Конституцияне мәктәптә үк укыта башларга кирәк”, - дигән фикердә тора Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин.


Гүзәл КАМАЛОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International