Бәйрәм белән, кадерле әниләр!

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын, ка­дерле зат юк. Әмма тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, кайчакта җылы сүзләр әйтергә, шатлыкларыбыз­ны уртаклашырга, хәлләрен белешергә вакыт таба ал­мыйбыз.

    Әйдәгез, безгә тор­мыш бүләк иткән, күңел назын биреп үстергән әниләребезне бәйрәм көнендә искә алыйк, аларга иң зур рәхмәт хисләребезне, мәхәббәтебезне белдерик, хөрмәт күрсәтик!

    Әниләр безне һәрчак аңлый, кайгырта, кайда гына яшәсәк тә кайтып керүебезне дүрт күз белән көтә. Әниләр янында без олыгайсак та, бала булып калабыз һәм аларның кочагында үзебезне ышанычлы итеп хис итәбез.

    Әни – ул гаилә учагын са­клаучы, туган йорт җылысы, тормыш дәвамчысы.

    Хөрмәтле әниләр! Көзләрдә дә күңелегездә язгы кояш бул­сын, ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәхет-шатлыклар те­либез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International