Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приют та алыштыра алмый. Һәр балага гаилә кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында ата-анасыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча районда махсус оешма – опека һәм попечительлек органы эшли. Бүгенге көндә районда 21 гаиләдә асрамага алынган 33 бала тәрбияләнә. Уллыкка алу яисә опекага рәсмиләштерү өчен ниләр эшләргә кирәк кебек сораулар белән Чүпрәле районында балигъ булмаганнар белән эшләү, опека һәм попечительлек органының баш белгече Ильмира Камаловага мөрәҗәгать иттек.
–Уллыкка алу һәм опека арасында нинди аерма бар?
–Чыннан да балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын күпләр бутыйлар һәм һәр очракта да пособиеләр түләнергә тиеш, дип уйлыйлар. Уллыкка алу ул–ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру өчен өстенлекле формалардан санала. Хокукый яктан караганда уллыкка алу баланың үзе белән ата-анасы арасында булган мөнәсәбәткә охшаш мөнәсәбәтләр булдыру дигән сүз. Закон уллыкка алынган баланы уллыкка алучының үз баласына тиңли. Уллыкка алучылар бу балага исем, фамилия, атасының исемен, туган вакытын һәм урынын билгели ала. Федераль закондагы үзгәрешләр нигезендә быелның 1 январеннан уллыкка инвалид-бала, яисә бертуган балаларны бергә һәм 7 яшьтән олырак балаларны алган очракта 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Баланы үзенеке буларак теркәгән әлеге гаиләгә башка ташламалар каралмаган.
Гаиләгә асрамага бала алган очракта исә ул килешү нигезендә эшләнә һәм анда баланың булган хокуклары, ягъни үз исем-фамилиясе һ.б саклана, баланы тәрбияләгән өчен дәүләт пособие түли.
–Әлеге пособиеләр һәм ата-аналарның хокуклары хакында тулырак сөйләсәгез иде?
–Баланы гаилә тәрбиягә алган очракта дәүләт бер мәртәбә бирелә торган һәм айлык пособиеләр түли. Айлык пособиеләр индексацияләнеп тора. Әйтик, үткән ел 7055 сум күләмендә булса, быел ул 7444 сум–мәктәп баласы, ә 6454 сум мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түләнә. Шулай ук, әлеге гаилә ата-аналарына индексацияләнүче айлык хезмәт хаклары билгеләнгән. 2013 елның 1 январеннан ул 3000 сумны тәшкил итә. Әлеге хезмәт хакы педагогик һәм медицина белеме булганнарга 50 процент күләмендә арттырыла. Баланың гаиләдә булу вакыты, ата-аналарның эш урыны булмаса да, хезмәт стажы итеп языла һәм пенсия алу хокукы бирә.
Баланы үз туганнары тәрбиягә алса, әйтик, әби-бабасы, аларга хезмәт хакы түләнми, бары пособиеләр генә билгеләнә.
–Гаиләгә бала алуны нидән башларга?
–Гаиләгә баланы уллыкка яки опекунлыкка алырга теләүчеләр яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Нинди документлар кирәклеге хакында тулы аңлатма бирәчәкбез. Документлар җыеп тапшырганнан соң, опека һәм попечительлек органы нәтиҗә чыгара. Нәтиҗә уңай булган очракта баланы алучыларга белешмә бирелә. Баланы гаиләгә алучы ата-аналар махсус укулар үтәләр. Безнең районның Казандагы Киров балалар йорты белән килешүе бар, ата-аналар укуларны шунда үтә. Безнең белән элемтәгә керергә теләүчеләр 2-21-65 телефон номеры белән шалтырата ала.
–Гаиләгә ничә бала алырга була?
–Гаиләдәге барлык балалар саны 8 дән артмаска тиеш, диелә канунда, бу очракта туган, уллыкка һәм опекунлыкка алган балалар исәбе санала.
–Балаларны кире кайтару очраклары булдымы?
–Мин эшләгән дәвердә андый хәлләр күзәтелмәде. Балаларны тәрбиягә алырга, алар өчен чын ата-ана булырга теләүче игелекле кешеләр аз түгел. Әлбәттә, баланы тәрбияләү өлеше күбрәк әниләр җилкәсенә төшә. Гаиләгә бит бала инде ниндидер тормыш тәҗрибәсе белән дә килә. Бу вакытта аны аңлап, ярдәм итү мөһим. Үзенең бар җылысын, мәхәббәтен, күңелен биреп балаларны кабул иткән гаиләләр олы хөрмәтләүгә лаек.
Алсу Хәнҗәрова