Капиталь ремонт ясау тәртипкә салына

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Ел азагына Татарстанда капиталь ремонт буенча өр-яңа озак вакытлы максатчан программа кабул ителәчәк. Ул республиканың торак фондын төзекләндерү, яңарту эшчәнлеген эзлекле рәвештә алып барырга ярдәм итәчәк.

 Агымдагы елның 25 июнендә Татарстанда күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы яңа закон үз көченә керде. Әлеге канун кабул ителгәнче, йортларга капремонт ясау системалы рәвештә алып барылмаган һәм әлеге процессны контрольдә тотуның нинди дә булса норматив документлары да булмаган.

 Капиталь ремонт өлкәсе өр-яңа максатчан программа нигезендә камилләшә

 Шулай да, закон кабул ителеп байтак вакыт үтсә дә, ул әле һаман да тулысынча тормышка ашырылмый. Чөнки аның нәтиҗәле рәвештә эшли башлавы өчен Хөкүмәт тарафыннан тиешле норматив актлар кабул ителергә тиеш. Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев сүзләренә караганда, шундый 8 акт инде әзер. Хөкүмәт вәкилләре исә хәзерге вакытта капиталь ремонт белән бәйле вәзгыятькә аеруча зур үзгәреш китерәчәк өр-яңа программа эшләү белән мәшгуль.

 - Әлеге программа озак вакытлы булачак һәм якынча 25-30 елга планлаштырылачак. Аның кысаларында республикадагы барлык күпкатлы торак йортлар турында мәгълүмат тупланачак, аларны барлау, шул рәвешле һәрберсенә капиталь ремонтның кайчан таләп ителәчәген билгеләү эшчәнлеге тормышка ашырылачак. Программа исә 25 декабрьгә кадәр әзерләнеп бетәргә тиеш, – дип сөйләде Марат Галиев журналистлар белән очрашуда.

Йортларны ремонтлау өчен тагын 36 миллиард сум акча кирәк

 Йортларга капиталь ремонт ясау өчен акча федераль үзәк, республика һәм муниципаль җирлекләр тарафыннан бирелә. Соңгы 5 елда әлеге максатларга барлыгы 29,5 миллиард сум күләмендә акча тотылган. Ремонтка мохтаҗ дип табылган йортларны төзекләндерүгә исә тагын 36 миллиард сум тирәсе финанс ярдәме кирәк.

 - 2008-2009 елларда капиталь ремонт комплекслы рәвештә түгел, ә йортларның кайбер урыннарын гына төзекләндерү рәвешендә алып барылды. Бары тик 2010 елда гына без йортларны тулысынча ремонтлый башладык, - дип әлеге темага ачыклык кертте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов.

 Халык битараф булмасын иде...

Җитәкчеләр фикеренчә, күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау, беренче чиратта, йортта яшәүчеләр өчен мөһим булырга тиеш. Әгәр дә алар бу эшчәнлеккә битарафлык күрсәтә икән, әлеге өлкәдә барлыкка килгән вәзгыятьне үзгәртү авыр булачак. Шуңа күрә, фатир хуҗаларының һәрберсе бу эшкә җитди карарга, йортның уртак куллануда булган өлешләренә ремонт ясау эшендә актив катнашырга тиеш.

 Капиталь ремонт ясауга акча җыю процессы да халык ктанашында уза. Федераль законнар җыелмасы нигезендә, акчаны халык ике төрле юл белән җыя ала. Беренчесе буенча торак йорт хуҗалары капиталь ремонт өчен чараларны үзләре махсус булдырган исәп-хисап счетына күчерергә, аларның вакытында килүен контрольдә тотарга, аннары исә җыелган сумманың дөрес итеп файдаланылуын да тәэмин итәргә тиеш. Икенче форманы сайлаучыларга тиешле сумманы махсус республикакүләм фондка гына күчереп барырга кирәк булачак.

Әлеге акчаның күләменә килгәндә, аның минималь суммасын Министрлар Кабинеты билгели. Хәзерге вакытта ул бер квадрат метрга 5 сум тәшкил итә. Бу сан яңа программа нигезендә дә шул ук күләмдә калыр, дип уйланыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International