Бүген, 25 декабрьдә, Чүпрәле районында совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә 41 ел тулуына багышланган митинг булды.
26 декабрьдә 16.00 сәгатьтә "Чүпрәле" паркында узачак Үзәк чыршыны ачу тантанасына рәхим итегез.
Район Советы утырышы 2020 елның 30 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.
Яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшыру тантанасы Казанда узды. Чарада ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Бүген Чүпрәле районы ветераннары советының чираттагы президиум утырышы булды. Анда үтеп баручы ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм алга яңа бурычлар билгеләнде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күпбалалы, яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.
Бүген Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров “Цильна" җәмгыятенә «ТАССРның 100 еллыгы" билгесен куллану өчен сертификат тапшырды. Тантаналы чара, ТАССРның 100 еллыгына йомгак ясау кысаларында, ГХАТ бүлегендә узды.
Яңа Чүпрәледә яшәүче Гөлназ һәм Ранис Латыйповлар гаиләсендәге әлеге сабый ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында 100нче бала булып туды.
Яңа ел бәйрәме үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк.
Авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел хыялларын үтәргә ниятлиләр.