Яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшыру тантанасы Казанда узды. Чарада ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Муниципалитетларга яңа транспорт ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана кысаларында республика районнарына 70 яңа мәктәп автобусы озатылды.
Проект РФ Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Татарстанда 800дән артык мәктәп автобусы исәпләнә.
Ике яңа мәктәп автобусы ачкычларын Татарстан Президенты Чүпрәле районына да тапшырды. Шулай итеп, агымдагы елда район белем бирү учреждениеләре автопаркы 8 яңа транспорт белән тулыланды.