Бүген, 25 декабрьдә, Чүпрәледә совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә 41 ел тулуга багышланган митинг булды. Чарада Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, хезмәт коллективлары вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар катнашты.
Әфган сугышы 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр, ягъни 2238 көн дәвам итә. Бу хәрби хәрәкәтләр вакытында Совет Армиясе 14 мең 427 кешене югалткан. Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнар исемлегендә 9 чүпрәлеле дә бар.