Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күпбалалы, яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.
Яңа Чокалы авылында яшәүче Фәния һәм Ранис Арслановлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олы кызларына сигез яшь булса, аннан соңгы Дияз белән Ниязга алты һәм ике яшь кенә.
Алты яшьлек Диязны тәбрикләргә әлеге гаиләгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Марат Хуҗиев килде. Ул Арслановлар гаиләсенең тормыш - көнкүреше, балаларның яшәү шартлары һәм проблемалары белән кызыксынды һәм Яңа ел күчтәнәче итеп алып килгән бер сумка бүләк тапшырды.
Билгеле инде, балаларның шатлык-куанычын әйтеп бетерерлек түгел. Алар бер тавыштан полиция офицерына рәхмәт әйттеләр, тәртипле булып үсүләренә ышандырдылар.
“Көтмәгән җирдән мондый бүләк алу балаларыбызда Яңа ел могҗизасына ышану өчен тагын бер мөмкинлек ачты”, - ди нәниләрнең әнисе Фәния ханым.