Хөрмәтле чүпрәлелеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне 26 декабрьдә 16.00 сәгатьтә "Чүпрәле" паркында узачак Үзәк чыршыны ачу тантанасына чакырабыз.
Тантанада Яңа ел автомобильләре парады; Кыш Бабай һәм Кар кызы парады; ел символы, әкият персонажлары һәм курчаклар катнашында күңел ачу программалары каралган. Шулай ук ачылышта «Игелекле эшләр» марафонына йомгак ясалачак. Мәктәп һәм балалар бакчалары арасында «Иң яхшы чыршы уенчыгы», «Иң яхшы Кыш Бабай һәм Кар кызы» район конкурсларында, «оригиналь Яңа ел битлеге» иҗади онлайн-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Килегез! Бик кызык булачак!