Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы чакырыла

2020 елның 25 декабре, җомга

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 24 декабрендәге 49 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.

   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
   1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» 2009 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарының яңа редакциясе хакында.
   2) 2021 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының күчемле һәм күчемсез мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында.
   3) Төрле.
   Район Советы утырышы 2020 елның 30 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International