Авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел хыялларын үтәргә ниятлиләр.
Акция бүген район мәдәният йортында район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында узды. Марат Ринатович 13 бала хыялын тормышка ашырырга теләк белдерде.