ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәгенең үзара хезмәттәшлеге кысаларында Чуаш Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

2024 елга кадәр Россиядә тоташ маркировкалау һәм товарларны күзәтү системасын булдыру күздә тотыла.

Кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район Башлыгы Марат Гафаров оешма, предприятие, хезмәтләр җитәкчеләренә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең яңа җитәкчесе – Гатауллин Раил Равиль улын тәкъдим итте.
 


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Чүпрәле районы территориясенең 3051 гектарын урманнар били. Шуның 2400 гектары Мөбинҗан Мәхмүтов урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән елларда утыртылган.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Яңа Чүпрәле авылында яшәүче тыл ветеранын- Родионова Елизавета Николаевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

 

  Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

2019 елдан алып милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга хокуклы.
 

“Алтын Барс” боз аренасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча уеннар булды.


30
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International