Кубок Кайбычка китте

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

  30 гыйнварда “Алтын Барс” боз аренасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча уеннар булды. 

   Турнирда Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Батыр районы һәм Кече Чынлы авылы командалары көч сынашты.

  Турнирны район башлыгы Марат Гафаров һәм Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ачып, Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган чараның инде традициягә керүен әйттеләр, спортчыларга җиңүләр, командаларга уңышлар һәм матур уеннар теләделәр. Чүпрәле районы хоккей командасы җитәкчесе Ирек Мәшәрәпов та Илдар Хәлиуллов турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, командаларга җиңүләр теләде.

  Илдар Хәлиулловның улы Тимур (турнирның иганәчесе дә ул) әтисенең истәлегенә хоккей буенча ел саен турнир үткәрүләре өчен район җитәкчелегенә, хоккей командаларына, җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Командалар ике төркемгә бүленеп уйнады. А төркемендә – Кайбыч, Кама Тамагы, Кече Чынлы, Б төркемендә Тәтеш, Батыр һәм Чүпрәле командалары иде. 

   Бозга беренчеләрдән булып Кече Чынлы һәм Кама Тамагы җыелма командалары чыкты. Әйтергә кирәк, уенның беренче минутларыннан ук өстенлекне үз кулларына алырга омтылган Кече Чынлы спортчылары уңышлы чыгыш ясап, Кама Тамагы командасын җиңүгә иреште. Аннан соң боз мәйданчыгында бер-бер артлы Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Батыр районы командалары көч сынашты. Өченче урын өчен Кече Чынлы һәм Тәтеш, беренче һәм икенче урыннар өчен Чүпрәле һәм Кайбыч командалары уйнады.

   Уен нәтиҗәләре буенча,  районның Кече Чынлы командасы – III, Чүпрәле командасы  II урынны яулады. Кайбыч командасы исә I урынны яулап, күчмә кубок иясе булды.

   Турнир барышында иң яхшы уенчылар да ачыкланды. Руслан Җамалтдинов  –  “Иң яхшы һөҗүмче”, Марсель Субаев – “Иң яхшы сакчы”, Ильяс Нуруллов “Иң яхшы капкачы” исемнәренә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International