Чүпрәледә яшәүче тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Яңа Чүпрәле авылында яшәүче тыл ветеранын- Родионова Елизавета Николаевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды. 

Юбилярга Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов һәм туганнары да котлау сүзләре һәм изге теләкләр юллады.

Родионова Елизавета Николаевна Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында туа һәм үсә. Аның яшь еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе гражданнар сугышында катнаша, җиде ел дәвамында әсирлектә була, азат ителгәннән соң соң вафат була. Гаиләдә 7 бала булалар алар. Елизавета Николаевна 3 ел  укып,  башлангыч белем ала. Өлкәннәр белән сугыш вакытында төзелеш эшләрендә катнаша, окоп казый, өлкәннәр белән урман кисәргә йөри.

 1956 елда ул авылдашы Родионов Илья Васильевичка кияүгә чыга. 4 бала үстерәләр. 
Сугыштан соң юбиляр төрле эшләр башкара, аннан Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшли. Шулай ук озак еллар «Россия» колхозында ире белән тегермәндә эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. 

Елизавета Николаевна күп кайгылар күрә. Ул ирен һәм өч баласын җирли. Ире белән бер елда улы да вафат була, узган ел бергә бер гаилә булып яшәүче улын Николайны җирли.  Хәзерге вакытта бер кызы исән, ул Ульянда яши.
Шуңа да карамастан, юбиляр оптимизм сыйфатларын саклый алган,  туган һәр көнгә сөенеп яшәвен дәвам итә.

95 яшьлек юбилеен да килене Вера һәм оныклары белән бергә билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, ул килене белән 13 ел дәвамында бергә, әниле-кызлы кебек гомер кичерә. Игътибары һәм җылы карашы өчен аңа рәхмәтләр укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International