Кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район Башлыгы Марат Гафаров оешма, предприятие, хезмәтләр җитәкчеләренә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең яңа җитәкчесе – Гатауллин Раил Равиль улын тәкъдим итте.
Гатауллин Раил Равиль улы -Татарстанның Апас районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне тикшерүче вазифасыннан башлаган. 11 елдан артык Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсенә җитәкчелек иткән.
2019 елның 17 январеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим районы буенча бүлек башлыгы булып эшләгән.