Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

   Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Көндез җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана.

  Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

  Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International