«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәгенең үзара хезмәттәшлеге кысаларында Чуаш Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.
29 августта Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды. 2 февральдә биредә экскурсия уздырдылар. Укытучылар кызыклы дәресләр, мастер - класслар әзерләделәр. Иске Чокалы урта мәктәбе, Яңа Элмәле урта мәктәбе укучылары мастер-классларда актив катнаштылар.