Синоптиклар татарстанлыларны буран һәм көчле җил хакында кисәтте

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

   ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

   Көндезге сәгатьләрдә көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, юлларда бозлавык хасил булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International