ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Чүпрәле районында элек-электән ике милләт халкы: татарлар һәм чувашлар дус-тату яши. Шуңа да Сабантуй бәйрәме Яңа Уби авылындагы Акатуйга үрелеп, бәйләнеп китте.
 

Сабантуй - бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган  бәйрәм дә ул.
 


11
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипованың гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, киләсе ял көннәрендә узачак Сабантуйга бүләкләр җыярга чыктылар.


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 июнь көнне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Иске Ишле авылында яшәүче Рәшидә Шиһап кызы Шәрәпованы 95 яшьлек олуг юбилее белән котлады.

1 июньдә Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан  "Акчарлак" лагере балаларны кабул итте.
 

12 июнь - Россия көне кысаларында районыбызның 14 яшьләре тулган егетләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
 

Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. 

Илебездә 2001 елдан башлап ел саен 8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International