Чүпрәле районы Иске Задур авылында сирень чәчәк аткан. Бу хакта Instagram да авыл мәдәният йорты мөдире Тәслимә ханым Җамалтдинова фотолары белән уртаклашты
Көз көне сирень чәчәк атыр дип кем уйлаган, әмма бу, чыннан да, шулай. Фотода күренгәнчә, сирень куаклары шәмәхә төстәге чәчәкләр белән капланган. Бу авылда бердәнбер очрак түгел. Тәслимә ханым куакларның берничә урында чәчәк атуын күреп алган һәм фотога фотога төшергән.
Белгечләр сүзләренә караганда, сентябрьдә чәчәк ата торган сирень-соңгы 3-4 елда бик тотрыксыз булган һава торышының нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда үсемлекләрнең үсүендә үзгәрешләр сизелә. Җылы як үсемлекләре хәзер бездә дә тотрыклы үсеш кичерә, диләр белгечләр.
Шулай да сентябрьдә чәчәк ата торган сирень безнең яклар үзенчәлекле могҗиза булды. Бу хакта комментарийларда абунәчеләр дә уртаклашкан.