2021 елның 1 октябрендә 18.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, «Эшкуар йорты» (3 кат), коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» «Ничек социаль предприятие булырга, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге» темасына семинарлар сериясен оештыра.
Чаралар офлайн форматта узачак, өстәмә рәвештә онлайн-трансляция уздыру да каралачак.
Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1732972/.
Элемтә өчен: 8(903) 342-02-39 Дыганов Антон Георгиевич.