Бүген, 29 сентябрьдә Чүпрәле районында агач утырту оештырылды.
Иске Чүпрәле авылында "Кадер" чишмәсе территориясендә яңа үсентеләр барлыкка килде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре яшь чыршы утырттылар.
Исегезгә төшерәбез, Чишмә авыл кешесе Габделхарис Алимов инициативасы белән реконструкцияләнгән иде. Соңгы елларда биредә ремонт эшләре башкарылган, территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы барлыкка килгән. Эшләр җирле акчаларга һәм грантлар акчасына башкарыла. Хәзер чишмәне яшелләндерү юнәлешендә дә эшләр дәвам итә.