Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 16 июньнән Татарстанда урманнарга бару тыела.
01.07.2021 елдан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ Федераль закон үз көченә керә.
17 июнь төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәрле көчле җил көтелә.
Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла. Салым түләүчеләр салым түләү буенча бурычны мөстәкыйль рәвештә үтәргә тиеш.
Узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла.
Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары (түләүләр, субсидияләр) алу өчен - Россия Федераль салым хезмәте сайтында үзегезнең һәм балигъ булмаган балаларыгызның салым бурычлары булмавы шарт!
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 11 июнендәге 23 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унынчы утырышы чакырыла.
16 июньдә Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, боз явуы ихтимал.
2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез урыны белән боз яварга мөмкин.