Чүпрәледә район педагогларын хөрмәтләделәр

2021 елның 2 октябре, шимбә

   Бүген, 2 октябрьдә, Чүпрәле районы хакимиятендә Укытучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Коронавирус авыруы таралуын кисәтү максатыннан танатанага Zoom форматында директор һәм педагоглар составында барлык белем бирү учреждениеләре дә кушылды.

   Марат Гафаров педагогларга намуслы хезмәтләре, сайлаган һөнәрләренә тугрылыклары, балаларга карата җылылык һәм игелекләре өчен рәхмәт белдерде. Чүпрәле районы мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән, үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен яшь белгечләргә һәм алар өчен остаз булган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
  - Бу - иң күркәм бәйрәм, чөнки укытучы - һөнәр генә түгел, ул - күңел халәте дә. Киң, җылы йөрәкле һәм ачык күңелле кеше генә укытучы булып эшли ала. Сез белем биреп кенә калмыйсыз, ә яхшылыкка да өйрәтәсез, киләчәккә бурычлар куярга һәм аларны тормышка ашырырга да өйрәтәсез. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде район Башлыгы Марат Гафаров. 
   Чара барышында районның укытучыларны РФ Мәгариф министрлыгының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, шулай ук ТР Чүпрәле районы Башлыгының  күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары белән бүләкләде. 
   Барлык катнашучылар өчен Рөстәм Низамов, Наталья Васильева һәм Илдар Каюмов башкаруындагы җырлар музыкаль бүләк булып яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International