Чүпрәле районының авыл җирлекләренә дүрт яңа МТЗ-82 тракторы бирелде.
Тракторлар Матак, Кече Чынлы, Зур Аксу һәм Яңа Борындык авыл җирлекләренә республика грант ярдәме кысаларында тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, ел саен ТР Муниципаль берәмлекләр Советы шәһәр тибындагы бистә нигезендә оештырылган һәм Татарстанның административ үзәкләре булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс үткәрә.