Бүген, 1 октябрь көнне, Зур Аксу авылында яшәүче Елена Степановна Анисимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов килделәр. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.
- Бүген матур көн - өлкәннәр көне, һәм безгә иң җылы теләкләребезне юллау икеләтә күңелле. Хезмәтегез, батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен дә, яшьләр өчен дә үрнәк. Озак еллар исән-сау яшәгез, - дип, билгеләп үтте Алексей Ярухин, юбилярны котлап.
Юбилярны шулай ук Зур Аксу урта мәктәбе волонтерлары да котлады.