Өлкәннәр көнендә, өлкән яшьтәге кешеләрдә юл-транспорт культурасын формалаштыру һәм юл хәрәкәтендә законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләү максатыннан, Иске Чүпрәледә ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә, өлкәннәр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, аларга фонарьлар һәм тематик белешмәлекләр бүләк иттеләр.