Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

2021 елның 1 октябре, җомга

                          Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

   Сезне ихлас күңелемнән Өлкәннәр кәне уңаеннан тәбрик итәм!

   Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә  районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге.

   Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларның ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, сугыштан соң хәерчелек һәрберсенең язмышына үз эзен салган.. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз, өлкәннәребез картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Алар безнең өчен ныклык, сабырлык үрнәге, яшь буынга үз илеңне ничек яратырга кирәклекне күрсәтү мисалы. Сез бәхетле булсын өчен, кртлык көннәрегез тынычлыкта кичсен өчен ил, хөкүмәт, без һәр нәрсәне эшләргә тырышабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, балалар игелеге, күңел күтәренкелеге, якты көннәр телим.

     Бәйрәм белән сезне, кадерле өлкәннәребез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International