Якындагы айда кояш нурланышы аркасында телеэкраннарда тоткарлыклар булырга мөмкин

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

     2021 елның 27 сентябреннән 20 октябрьгә кадәр 11:34дән 12:41кә кадәр вакыт интервалында Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә көзге интерференция башлана. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен, сурәтләрнең сыйфатында үзгәрешләр сизәрләр. Кайбер очракларда кыска вакытлы «туңу», аның пиксельләргә таралуы, тулы югалуы мөмкин. Телесигналны һәр торак пунктта трансляцияләү графигын ртрс.рф сайтында һәм «Телегид»кушымтасында карарга була.

       Кояш нәкъ элемтә спутнигы арттына килеп баскач интерференция туа башлый. Кояш - көчле радиодулкын чыганагы, һәм сигналлар спутник сигналын «яктырта». Интерференция вакытында телевизор экраннарында сурәтләр югалырга яки коелырга мөмкин. Тик бу озак дәвам итми, берничә секундтан 10 минутка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International