2021 елның 27 сентябрендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш Пермь дәүләт университетында булган вакыйга бәйле иде.
Киңәшмәдә Чүпрәле районы башлыгы урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.
Комиссия утырышында Чүпрәле районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Артем Абрамовның доклады тыңланды. Иске Чүпрәленең 1 нче мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина һәм «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Елена Нурутдинова катнашучыларга үзләре җитәкләгән уку-тәрбия йортларында терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча район башлыгы Марат Гафаров мәктәптә психолог эшен камилләштерергә, укучылар арасында нинди дә булса хокук бозуларга юл куймас өчен, хокук саклау хезмәтләре белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә, район яшьләренең кәефен җентекләп күзәтергә кушты.