Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды.
"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы хәбәр иткәнчә, 2022 елга расланган график нигезендә, 2022 елның 3 октябрендә Иске Шәйморза, 12 октябрьда Чуваш Бизнәсе объектында, 17 октябрьда Алешкин-Саплык филиалында ремонт эшләре башкарылачак, шуңа бәйле рәвештә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы эфир телевидениесе программаларын вакытлыча туктатып тору көтелә.
11 сентябрьдән Татарстанда «Халык участок полиция хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының беренче этабы башланды, ул инде уникенче тапкыр уздырыла.
Бүген Чүпрәле районының Иске Элмәле авылында Россия Гвардиясе капитаны Денис Петров белән хушлашу чарасы булды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада төнлә кырау төшү сәбәпле шторм кисәтү игълан ителде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, термометр баганалары республика буенча урыны белән 0 - 1 градуска кадәр төшәчәк.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итүнең комплекслы программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Чүпрәле районында мәктәп укучылары һәм тармак технологияләре техникумы студентлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага (ГТО) әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының акциясе бара.
2022 елның 9 сентябрендә Әфганстан ветераннар һәм инвалидлар берлеге ярдәмендә хәрби-патриотик Әфган җырының социаль-гуманитар фестивале кысаларында Иске Чүпрәле авылына Менделеевск шәһәреннән «Виват Шурави» иҗат төркеме килгән иде.
Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
10 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр суытачак.