Чүпрәле районында ГТО буенча Кышкы фестиваль ачылу тантанасында җиңүчеләрне бүләкләүләр булды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

   20 декабрьдә «Алтын» универсаль спорт залы базасында 11нче сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале барышында 2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестиваленең республика этабында 1 урын алган укучылар бүләкләнде.

   Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестиваленең республика этабында ирешкән яхшы нәтиҗәләр өчен Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Сергей Юмановка, Виталий Юмановка һәм Александр Дергуновка (Яңа Уби төп мәктәбеннән), Үби урта мәктәбеннән Шавкин Сергейга, Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән Руслан Ильбеевка дипломнар һәм бүләкләр тапшырды һәм ГТО нормативларын тапшырудагы уңышлары өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International