Бүген, 2022 елның 20 декабрендә, Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында һәлак булган Михаил Юрьевич Чашкин истәлегенә мәктәп мемориалын ачу тантанасы булды.
Тантанада Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, геройның әнисе, хатыны, туганнары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьармиячеләр, педагоглар, лицей укучылары катнашты.
Үз чыгышында Данис Сатдинов без үз геройларыбыз турында беркайчан да онытмаска, аларны һәрчак истә тотарга тиеш икәнлеген билгеләп үтте.
- Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Без егетләребез белән горурланабыз һәм аларны беркайчан да онытмаячакбыз, - диде ул.
Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укытучысы, Михаилның сыйныф җитәкчесе Әлфинур Әмирханова үзенең укучысы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ә геройның тормыш иптәше Татьяна Чашкина ире хөрмәтенә мәктәп мемориалын ачкан өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Мемориал Михаилның шәхси әйберләре, тапшырылган бүләкләре, фотографияләре, альбомнар һәм башка бик күп нәрсәләр тупланган.
Михаил Юрьевич Чашкин Иске Чүпрәле күппрофильле лицеен тәмамлаган. Ул 23 майда Украинада махсус операция вакытында хәрби биремне үтәгәндә хәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә, аңа нибары 27 яшь була.