Бүген, 2022 елның 22 декабрендә, Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Денис Петровның тормыш иптәшенә Батырлык орденын һәм Убидан Алексей Спиридоновка "Сугышчан батырлык өчен" медален тапшыру тантанасы булды.
Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Милли гвардия гаскәрләре идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Нәбиуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, шулай ук җитәкчеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, форпостчылар, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары катнашты.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Денис Петров үз гомерен башкалар хакына кызгансыйча һәлак була. "Безнең бурыч–геройларыбызның якты истәлеген саклау", - диде Марат Гафаров.
Тантанада Денисның тормыш иптәше, әнисе, әтисе һәм уллары катнашты. Алексей Спиридонов исә әнисе белән килгән иде.
Денис Петровның әтисе Юрий Михайлович, уллары белән горурлануын әйтте, рәхмәт сүзләре җиткерде һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләде.