Сергей Радонежский гыйбадәтханәсе территориясендә балалар мәйданчыгы ачылды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

   Моңарчы шәһәр җирендә генә күрергә күнеккән балалар мәйданчыклары хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Сергей Радонежский гыйбадәтханәсе территориясендә дә шундый яңа җиһазланган балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Объект Президент Грантлары Фонды нигезендә сафка басты. Проект Сергей Радонежский гыйбадәтханәсе настоятеле Павел Пурлов белән берлектә эшләнгән.

   Балалар мәйданчыгын ачу тантанасы яңа ел алдыннан изге Николай Чудотворец хөрмәтенә багышлап үткәрелде. Элек-электән изге Николай авыр тормыш хәлендә калучыларга  ярдәмгә килгән, кышын Раштуа бәйрәмнәре алдыннан балаларга бүләкләр тараткан. Шуңа да Кыш Бабайны аның прототибы итеп алганнар. Бу хакта храм настоятеле Павел атакай Пурлов сөйләде.

  – Биредә балалар өчен ял итү урыны булдыру турында хыялым күптән бар иде, менә ул чынга ашты, рәхәтен күрегез.Мәйданчык һәркемгә шатлык китерсен, балаларның шат авазына күмелеп торсын. Балалар – безнең киләчәгебез,-диде ул.

   Мәйданчыкта атынгычлар, таучык, спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар бар.

   Яңа балалар мәйданчыгы ачылу белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов та котлады.

  – Әлеге мәйданчыкны киләсе елларда җиһазландыру дәвам итәчәк. Әлегә беренче этаптагы эшләр генә башкарылды. Болар барысы да киләчәк буын турында кайгыртып эшләнә. Бәйрәм белән! - диде Илмир Измайлов.

   Чарада балалар һәм әти-әниләр өчен Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында концерт номерлары, күңелле уеннар әзерләнгән иде. Бала-чага рәхәтләнеп уйнады, кайнар чәй, тәм-томнардан авыз итте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International