Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 22 декабрендәге 55 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме дүртенче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1) «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 15.12.2021 № 14/2 карарының яңа редакциясе турында
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Матак авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында
4) Чүпрәле муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә буенча Даими комиссиясе составын үзгәртү турында
5) Чүпрәле муниципаль районы Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Даими комиссиясе составын үзгәртү турында
6) Төрлеләр.
Район Советы утырышы 2022 елның 29 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.