Бүген, 2022 елның 22 декабрендә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты. Ул Иске Чүпрәле авылында яшәүче Николай, Владимир һәм Юлия Савлюковларның теләкләр язган открыткаларын Яңа ел чыршысыннан алды.
Район башлыгы Марат Гафаров акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм могҗизага ышанырга кирәклеген әйтте. "Хыялларны үтәргә "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе ярдәм итә. Хыяллар һичшиксез үтәлергә тиеш", - дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.
Хәйрия акциясенә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов та кушылды.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе кичә Чүпрәле районында старт алды.