ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Чүпрәле муниципаль районы буенча 7,6 мең гектар мәйданда (планның 83%) уҗым культураларын, 4,7 мең гектарда ( 56%) күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылды.

  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә. 


3
апрель, 2020 ел
җомга

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәкләре (МРҮ) булдыру килешенде, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы бозылуны контрольдә тота. 

Шушы көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларның һәм аларга тагылма агрегатларның техник торышын тикшерү максатыннан районыбызда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының махсус комиссиясе эшләде.

1 апрель көнне Чүпрәле районында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәсәхәтбану Шәйхелислам кызы Хәмзина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Яңа муниципальара ресурс үзәге төзү турында

  Бүген, 1 апрельдә, Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыклары белән видеоэлемтә режимында чираттагы киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International