Апрель аена татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

   Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә. Шуңа бәйле рәвештә, «Татарстан Почтасы» ФПС аша пенсия алучы гражданнарга пенсия алу адресы буенча өйдә булу сорала.

   Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, оператив мәгълүматны, шулай ук ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләрне ТР Чүпрәле районында клиент хезмәте телефоны (бүлек хокукларында) буенча 8(84375) 22946, 074 алып була.

   Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International