Чүпрәле районында язгы кыр эшләре дәвам итә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

   10 апрельгә Чүпрәле муниципаль районы буенча 7,6 мең гектар мәйданда (планның 83%) уҗым культураларын, 4,7 мең гектарда ( 56%) күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылды. "Цильна", "Ак Барс – Чүпрәле", "Низамов", "Мәхмүтов", "Гафуров", "АгроТрансПорт" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру тулысынча төгәлләнде. Туфракта дым саклау өчен 4,9 мең гектарда күпьеллык үләннәр, 3,6 мең гектардагы туңга сөрелгән басуларда тырмалау үткәрелде. Арпа 120 гектарда чәчелде («Мәхмүтов» - 90 һәм «Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 30 гектар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International