Бүген, 1 апрельдә, Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыклары белән видеоэлемтә режимында чираттагы киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында Марат Ринатович Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибен аңлатты.
Рөхсәт алу тәртибе белән тулырак http://drogganoye.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1719046.htm сылтамасы аша танышырга мөмкин.