Марат Гафаров Чүпрәледә яшәүче тыл ветеранын видеоэлемтә режимында юбилее белән котлады

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

   1 апрель көнне Чүпрәле районында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәсәхәтбану Шәйхелислам кызы Хәмзина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Коронавирус белән бәйле хәл булу сәбәпле, район хакимияте юбилярны өенә барып котлый алмады. Әмма заманча технологияләрне беркем дә туктамады. Видеоэлемтә режимында район Башлыгы Марат Гафаров Фәсхәтбану Шәйхелислам кызы Хәмзинаны юбилее белән котлады.

   Кызганыч, видеоэлемтәнең тавышы сакланмаган, әмма теләкләр чын күңелдән иде. Марат Гафаров юбилярга сугыш елларында һәм сугыштан соң эшләгән хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының хөрмәтен теләде. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, һичшиксез, РФ Президенты котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырачагын белдерде.

   Фәсхәтбану Шәйхелислам кызы Хәмзина Шланга авылында туа. Иске Чүпрәле авылында урта белем ала. Шуннан соң кияүгә чыга һәм пенсия яшенә кадәр РайПО системасында эшли.

   Ире Аделҗан белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның дүртесе укытучы һөнәрен сайлаган. Бүген аны 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы шатлык-куанычлары белән сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International