ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәкләре (МРҮ) булдыру килешенде, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары өчен МРҮ функциясен социаль юнәлешле коммерциягә карамаган «Буа грант» ресурс үзәге башкарачак (җитәкчесе - Фәсхетдинов Самат Рамил улы, телефон 8 937 284-27-47, электрон почта: hvcr@mail.ru адрес: Буа шәһәре, Космовский урамы, 91 нче йорт, 1 нче офис).