Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы бозылуны контрольдә тота.
Бүген район Башлыгы Марат Гафаров РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән берлектә район территориясендәге вәзгыятьне тикшерде.
2 апрельдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне тукту яный.
Хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян салган, яки үлеменә китергән, ләкин җинаять билгеләре булмаган очракта, гражданнардан – 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр штраф түләттереләчәк.