ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда икенче кайнар линия ачылды, аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында хәбәр итәргә мөмкин.

20 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, юеш кар явачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектәге җил булуы мөмкин.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Гөлҗиһан Шәйдуллова үзенең балачак һәм яшүсмер еллары гөрләп узган борынгы Болгар яклары турында горурланып сөйли. 

Бүген, 17 март көнне, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, юбилей медальләре Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания Хәкимовага һәм Татар Бизнәсендә авылында туып-үскән Мегафура Сәлахетдиновага тапшырылды.

Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.

Чүпрәле районы өлкәннәре Россия Президенты Владимир Путиннан котлаулар алуларын дәвам итәләр. 

Бу ел үзенчәлекле – илебез Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International