4 июльдә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Низаева Сәгъдәтбану Насертдин кызы һәм Садретдинова Минибаян Борхан кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Исхаков килде. Кунаклар РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләп, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Сәгъдәтбану апа белән Миннебаян апа күп еллар "Ялкын" колхозында эшләгәннәр. Сәгъдәтбану апа 4 бала, ә Минибаян апа 6 бала тәрбияләп үстергән.