3 июль иртәсендә П.В.Дементьев исемендәге паркта армиягә тантаналы озату булды.
Түбән Каракитәдән Булат Хөснетдинов хәрби частьләргә хәрби хезмәт үтү урыннарына бару өчен Республиканың «Патриот» җыелма пунктына юнәлде.
Аны озатырга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов, "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге директоры Илдус Вәлиуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Традиция буенча, яшь солдатка котлау сүзләре белән Айрат Фиркатович, Рәфыйк Мансурович һәм, әлбәттә, әти-әниләр мөрәҗәгать иттеләр. Алар Булат Хөснетдиновка хәрби өлкәдә уңышларга ирешүләрен, хезмәт тәмамланганнан соң кече ватанына әйләнеп кайтуын теләделәр.
Чираттагы озату 2020 елның 5 июленә билгеләнгән.