Гражданнарны бергәләп кабул итү турында

2020 елның 4 июле, шимбә

   2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасын дәвам иттерә.

   2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурскаяның, «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы», Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итү була.

   Кабул итү вакыты - 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

   Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) шалтратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International